Вы здесь: Home
Бу китап алдагы китапларның дәвамы. Шигырләрнең күпчелеге вәгазь стилендә язылган. Электрон китап үзләштерүгә ясалган беренче адымнар.Иң беренче электрон китап булып кала.КИТАПЛАР, КИТАПЛАР…ЯЗМЫШТА ХИСАПЛАР.УЗГАННАР, ЯЗГАННАР…КЫЛЫНМЫЙ КАЛГАННАР…Үткән гомер аккан сулар кебек, агаларда көннәр агалар…Китапларга сыеп бетә алмас, ул вакытта үткән аралар…Уй фикерләр ага алмый инде, бары тамалар…Әйтелмичә, ишетелмичәдә калалар…
Гадилек байлыкМин авылның гади бер малае,Гади булыр, язган фикерләр.Вакыт кына ашыктырып әллә,Картаелып бераз кителгән…Биргәннәре әйтеп бетергесез,Язмыш итеп, куеп язылып.Бай икәнмен диеп шөкер итәм,Күңел төпләрендә казынып.Гадилектә тормыш рәхәте,Сырлы әйбер, тырный куңелне.Кеше сине ишетәдә кебек,Ипләп әйтә алсаң сүзеңне.
Киңәш бирде берәү чын күңелдән:«Әзмәвердәй, тимер өзәрлекКөчең булса гына шигырь яз, – дип,– Хәлең бармы шуңа түзәрлек?«Рәхмәт инде, сүзләрең хак, тик битКөч беләктә түгел – йөрәктә.Сыный-сыный яшим үз көчемне,Миңа менә нәкъ шул кирәк тә!…Лена ШАГЫЙРЬҖАН
Үткән гомер аккан сулар кебек, агаларда көннәр агалар…Китапларга сыеп бетә алмас, ул вакытта үткән аралар…Уй фикерләр ага алмый инде, бары тамалар…Әйтелмичә, ишетелмичәдә калалар…